хәтлек
41рәхәт — (РӘХӘТЛЕК) (РӘХӘТЛӘНДЕРҮ) (РӘХӘТЛӘНҮ) – 1. Күңелле, җанга ягымлы, ләззәтле кичерешләр, сиземләүләр нәтиҗәсендә туган шатлык, канәгатьләнү хисе, ләззәт, җан тынычлыгы. РӘХӘТ КҮРҮ – Яхшы яшәү. РӘХӘТЕН КҮРҮ – Нәр. б. игелеген, файдасын тату. РӘХӘТ… …
42сафа — иск. Рәхәтлек, ләззәт. САФА СӨРҮ – Рәхәттә, борчусыз гамьсез яшәү …
43сәйрәнлек — 1. Күңеллелек, рәхәтлек, сәйрән итү 2. Күңел ача, сәйрән итә торган урын …
44сәләт — (СӘЛӘТЛЕ) (СӘЛӘТЛЕК, СӘЛӘТЛЕЛЕК) (СӘЛӘТСЕЗ) (СӘЛӘТСЕЗЛЕК) – 1. Кешегә тумыштан бирелгән сыйфат: яхшы эшли, башкара, булдыра алу осталыгы 2. Үзлек, сыйфат суның парга әйләнү сәләте …
45сихәт — (СИХӘТЛЕ) – 1. Саулык сәләмәтлек өчен файдалы тәэсир 2. Сау сәләмәт …
46тазалык — 1. Таза, көчле, нык булу; симез, көр булу 2. Чисталык, җыештырылганлык 3. Исәнлек саулык, сәләмәтлек …
47татлы — 1. Шикәр һәм бал тәме булган 2. күч. Кинәнү һәм рәхәтлек хисе бирә торган, ләззәтле. Кадерле, сөйкемле. Ягымлы, кемгә дә булса ошый торган. ТАТЛЫ КУЗАК – Баллы кузак. ТАТЛЫ ТАМЫР – 1) Кузаклылар семь. күпьеллык үлән; рус. Лакричник 2) Шул… …
48тәм — и. 1. Телнең лайлалы тышчасын төрле әйберләр белән ярсытудан туа торган сизү сәләте – биш тышкы тойгының берсе; Тат 2. Азыкның, эчемлекнең ашаганда, эчкәндә сизелә торган тәмлелек яки тәмсезлек үзлеге 3. күч. Күңелгә ятышлы тойгы кичерүдән туган… …
49тәхият — дини. Сәләмәтлек теләү; гомумән, изге теләкләр …
50төче — I. с. 1. Тозы аз булганга яки бөтенләй булмаганга үзенчәлекле тәмен югалткан; тозсыз. Шикәр, тоз, ачы тәмләткечләр салып әзерләнмәгән; киресе: ачы 2. Чүпрә салмыйча әзерләнгән, ачытылмаган (камыр һәм камыр ашлары тур.) 3. Шикәрле, татлы, тәмле 4 …