арадашлык итү
1арадашлык — 1. Якларның үзара килешүенә, алыш биреш алып баруына ярдәм итү эше 2. Бәхәсләшүче, дәгъвалашучы, сугыш алып баручы якларны үзара килештерү эше …
2агентлык — 1. Агент булу, агент вазифасы 2. Нин. б. оешманың урындагы бүлеге; шулай ук кайбер арадашлык оешмаларының атамасы телеграф агентлыгы 3. Агентура …
3арадашчы — 1. Арадашлык итүче, маклер 2. Бәхәсле, дәгъвалы эшләрдә каршы якларны килештерергә ярдәм итүче 3. Судья, арбитр …
4банк — 1. Түләү, бурычка бирү һәм акча туплау яки акча бүлү эшләрендә арадашлык итеп, саф акчаны үзәкләштерелгән әйләнешкә кертә тор. оешма 2. Отышлы кәрт уенында конга куелган акчалар суммасы 3. күч. Отышлы кәрт уенынының бер төре, шуның бер уйналышы …
5васитачылык — иск. Арадашлык …
6илче — 1. Берәр мөһим йомыш белән, берәр эш буенча арадашлык итү өчен кая да булса җибәрелгән кеше. Ике арада йөрүче, йомышчы; курьер 2. Дошман якларның берсе тарафыннан икенчесенә сөйләшүләр өчен җибәрелгән вәкил; парламентер 3. Югары рангтагы… …
7куштан — (КУШТАНЛЫК) – 1. Ялагай, тәлинкә тотучы 2. Хатын кызлар турында: ирләргә ярарга тырышучы, артык төче мөгамәләле; кыланчык 3. Рев. кадәр авылда власть вәкилләре белән арадашлык итүче һәм, ярлыларның интересларын яклаган булып, чынында байлар… …
8медиум — I. Спиритларның ышануы буенча, кешеләр белән рухлар дөньясы арасында арадашлык итүче зат. II. МЕДИУМ – Хатын кызларның җырлау тавышында урта регистр …