авыз җыю
21бәет — 1. Халык авыз иҗаты әсәре: берәр кешегә яки вакыйгага багышланып, гадәттә кызгану хисләре белән сугарылган шигырь 2. иск. Шигырьнең мәгънә һәм интонация ягыннан аерымланып торган бер кисәге, өзеге …
22бәлешәю — Ямьсез булып җәелү яки җыерылу, чалышаю (авыз, ирен һ. б. тур.) …
23бәлешләнү — Ямьсез булып җәелү яки җыерылу, чалышаю (авыз, ирен һ. б. тур.) …
24бәлҗерәү — 1. Нык җебүдән үтә йомшакланып яки җәелеп таралып китү 2. Гәүдәне тота, буыннарны эшләтә алмас дәрәҗәдә хәлсезләнү; мәлҗерәү. Ямьсез булып җәелү, чалышаю (авыз, ирен). Үтә булдыксызлану, рухи таркалу …
25бәлшәю — Ямьсез булып җәелү яки җыерылу, чалышаю (авыз, ирен һ. б. тур.) …
26бөрешү — 1. (Бөрү) 2. Бөрелү, түгәрәкләнеп кысылу (ирен тур.) 3. Нык бөрелеп җыелу, җыерылып йомарланып бетү 4. Куырылып җыерылып бөкрәя һәм кечерәя төшү (туңудан, картлыктан һ. б.) 5. Авыз эче куырылып җыерылып тору (кайбер җимешләрне ашаганнан соң) …
27бөрмәләндерү — Түгәрәкләп җыеру, бөрү (ирен, авыз тур.) …
28бөрмәле — 1. Бөрмәсе булган 2. Бөрелгән (ирен, авыз тур.) …
29бөрү — 1. Тигез сырлар, җыерчыклар ясап җыю тарайту; махсус җыерып эшләү, ясау 2. Түгәрәкләп җыерып кысу (иренне, авызны) 3. күч. Авыз эчен куырып җыерып ачыттыру (өлгереп җитмәгән ачы җимеш һ. б. ш. тур.) …
30бүртмәч — (БҮРТМӘЧЛӘНҮ) – с. диал. Бүртеп кабарып торган (авыз, ирен һ. б. ш. тур.) …